news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуганың тарихи өлешен үстерүгә республика бюджетыннан акча бүлеп биреләчәк

Алабуганың тарихи өлешен үстерүгә республика бюджетыннан 50 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Бу суммага 20 миллион сумны муниципалитет та өстәячәк. «Алабуга нуры» шул хакта яза.

Шәһәрнең тарихи өлешендә яңа сын — фонарьчы барлыкка килде. Ул Казан һәм Спас урамнары киселешендә фонарьларны «күзәтә». Фонарьчы сыны шәһәрнең туристик кодын үстерү проекты кысаларында урнаштырылды, әлеге проект быел Алабугада ел дәвамында гамәлгә ашырыла.

Шулай ук аның кысаларында мәдәни мирас объектлары, Иван Шишкин, кавалерист-кыз Надежда Дурова, Марина Цветаева һәйкәлләре, Покров, Спас һәм Никольский соборлары, шулай ук КФУның Алабуга институтының төп бинасы өстәмә яктыртылды.

Шулай ук бердәм стильдә эшләнгән 189 яңа адрес тактасы урнаштырыла, яңа эскәмияләр һәм чүп савытлары барлыкка киләчәк.

Боларның барысы да Алабуганы шәһәрлеләр өчен дә, туристлар өчен дә тагын да уңайлырак һәм матуррак итү максатында эшләнә.

Әйтергә кирәк, быел шәһәрнең тарихи өлешен үстерү өчен шактый күп эшләр башкарылды. Бу территориягә район җитәкчелеге тарафыннан аерым игътибар бирелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100