news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуганың Танайка авылында яшәүчеләр махсус операциягә 20 маскировка челтәре җибәргән

Алабугада яшәүчеләр гуманитар ярдәм җыюны дәвам итә. Танайка авылындагы «Полянка» территориаль җәмәгать үзидарәсе рәисе Вадим Михеев мобилизацияләнгәннәр өчен гуманитар ярдәм җыеп тапшыруны оештыра.

Көндәлек өчен иң кирәкле әйберләрдән башлап, ашамлыклар да җыялар, авыл кешеләре акча да тапшыра. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

«Чатларда без беренче чиратта таләп ителгән нәрсәләр турында хәбәр бирәбез һәм кешеләр теләп җавап бирә. Кемдер үзе килә, кемнеңдер өенә машина белән үзем барам, акча белән булышучылар бар. Соңгы тапкыр гуманитар ярдәм белән ике машина озаттык», — ди Вадим Михеев.

Үзе теләп булышучылар, гуманитар ярдәм җыюдан тыш, маскировка япмалары үрә. Вадим Михеевның сүзләренчә, махсус хәрби операция урынына 20 шундый челтәр җибәргәннәр.

Хәрбиләр өчен гуманитар ярдәмне Мурзиха, Морт, Лекарево, Армалы, Олы Шүрнәк, Черенга, Яңа Анзирка, Яковлево кешеләре дә, битараф булмаган шәһәр кешеләре, шулай ук мәктәп һәм балалар бакчалары коллективлары җыя.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100