Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабуганың Танайка авылында Суган фестивале була
Шимбә, 20 сентябрьдә, Алабуга районында күптән көтелгән Суган фестивале узачак. Кунакларны бай программа көтә: күргәзмәләр, иҗат коллективлары чыгышлары, интерактив мәйданчыклар һәм җирле продукция белән сәүдә рәтләре. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.
Чара 11:00 сәгатьтә Танайка авылының «Семейный» паркында башлана. Килүчеләр яшелчәләр һәм кулдан эшләнгән әйберләр сатып алу белән беррәттән, бөтен гаилә өчен күңел ачу чараларында да катнаша алачак.
Фестиваль җирле җитештерүчеләргә ярдәм итүгә һәм төбәктә агротуризмны үстерүгә юнәлдерелгән. Оештыручылар барлык теләүчеләрне ял көнен күңелле һәм файдалы итеп уздырырга чакыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз