news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуганың полиция хезмәткәрләре дин әһелләре белән очрашты

Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Алабуга бүлегендә полиция хезмәткәрләре белән рухи-әхлакый әңгәмә узды. Бу хакта Алабуга мөхтәсибәтенә сылтама белән «Алабуга нуры» сайтында хәбәр ителә..

Әңгәмәне Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов һәм Спас соборы иеромонахы Кирилл Забавнов алып барды.

Хәлим хәзрәт Рамазан аеның үзенчәлекләре турында сөйләде. Уразаның тәртибен, мөһимлеген һәм файдасын, фитр-сәдака, ураза гаете һәм башка төп мәсьәләләрне аңлатты.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot