news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуганың «Нократ таңнары» хуҗалыгында бер гектардан 331 центнер бәрәңге алганнар

Алабуганың «Нократ таңнары» хуҗалыгында бер гектардан 331 центнер бәрәңге алганнар
"Алабуга нуры"

Алабуганың «Нократ таңнары» хуҗалыгында 7700 тоннадан артык «икенче икмәк» җыелган, бер гектардан 331 центнер уңыш чыккан. Эш дәвам итә, шуңа күрә бу сан әле үзгәрәчәк. Бу хакта Алабуганың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Косов хәбәр итте. «Алабуга нуры» шул хакта хәбәр итә.

«Нократ таңнары» нда барлыгы 150 гектар мәйданда яшелчә үстерелгән. Уңдырышлылык югары, гектарыннан уртача 250 центнер. Кәбестә — гектардан 280 центнер, аш чөгендере — 270, кишер − 265, кабак − гектардан 200 центнер күләмендә җыелды, − диде ул.

«Аммоний Агротехнологияләр» җәмгыятендә 774 гектар мәйданда рапс җыюны төгәлләделәр, аның уңдырышлылыгы гектардан 10,6 центнер тәшкил итә. 820 тонна ашлык суктырылган.

«Ангелина» хуҗалыгында 959 гектар мәйданнан 461 тонна җитен суктырдылар. Аның уңдырышлылыгы гектардан 5 центнер тәшкил итә.

— Кукурузны силоска салу дәвам итә. 1692 гектарда (чәчү мәйданына карата 70 процент) уңыш җыелган. 31 мең тонна силос әзерләнгән (ихтыяҗның 89 проценты). Моннан тыш, 8100 тонна печән, 44,5 мең тонна сенаж әзерләнгән. Узган елдан калган запасларны исәпкә алып, бер баш шартлы терлеккә 39 азык берәмлеге исәпләнә, − дип билгеләп үтә район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100