Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабуганың Морт авылында «Яңгырасын гармун моңнары» кичәсе үткәрелде
Алабуганың Морт авылының ял паркында гармун һәм баян моңнары яңгырады. «Яңгырасын гармун моңнары» дигән кичәсе ачык һавада үтте. Чарага тирә-як авыллардан, мәдәният көллиятеннән дә килгәннәр иде. Бу хакта «Алабуга нуры» сайтында Фәридә Әскарова яза.
Бәйрәм өчен сценарий районның музыкаль картасы буенча зур сәяхәт буларак төзелгән. Морт, Илмәт һәм Иске Юраш авылларының фольклор коллективлары солистлары үзләренең осталыклары белән уртаклашты, татар җыры мирасының байлыгын һәм төрлелеген күрсәтте.
Морт авылының «Тургай» гармунчылар ансамбле чыгышы, һичшиксез, җыр бәйрәменең үзәге булды. Аларның оста итеп, илһамланып уйнауларын тамашачылар яратып каршы алды, көчле алкышлар белән бәяләде. Насих Галәлетдинов, Габделфәт Әхмәтҗанов, Вәкил Һадиуллин, Рәмзия Һидиятуллина, Илнар Хуҗин һәм Рөстәм Закиров — Мортта гына түгел, тирә-як авылларда да үзләренең осталыклары белән дан казанган гармунчылар.
Мортта туып үсеп тә, туган авылларыннан читтә яшәүче Марат Бәдриев белән Фәнил Сабиров та бу бәйрәмгә махсус кайткан. Алар башкаруындагы таныш көйләр тамашачыларны сагыш дулкыннарында тирбәтте, яшьлек еллары хатирәләренә чумдырды.
Балаларның чыгышлары һәр бәйрәмгә ямь өсти. Авылның мәдәният йортында эшләүче Раушания Гайфуллина җитәкчелегендәге «Яшьлек» балалар бию ансамбле инде берничә мактаулы исемгә лаек булган, бәйрәм саен авылдашларын да, район халкын да дәртле биюләре белән сөендереп тора. Бу юлы да алар өлкән гармунчылардан соң чыгыш ясап, буыннар арасындагы бәйләнешне ачык гәүдәләндерде.
Бәйрәм танылган җырчы ИлГәрәй чыгышы белән тәмамланды. Өлкән буынга да, яшьләргә дә таныш популяр җырларны халык алкышлар белән каршы алды. Туган як, мәхәббәт турындагы һәркем яраткан җырлар башкарылды.
Шуны да әйтергә кирәк, гармунчылар фестивален оештыру эшләрен Морт авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Гөлфинә Гаффанова һәм Рәмзия Һидиятуллина җитәкләде. Концертка килгән һәркем оештыручыларга, бу кичәне матур итеп алып барган Алабуга мәдәният идарәсе директоры Эльмира Әхмәтовага бу матур бәйрәм өчен рәхмәт әйткәндер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз