news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуганың Морт авылы кешеләре хәрби операциядәгеләргә 200нче маскировкалау челтәре үргән

Алабуганың Морт авылы кешеләре хәрбиләр өчен 200нче маскировка челтәре җитештерү аларны үрүче осталар өчен дә, бөтен авыл халкы өчен дә шатлыклы вакыйга булды. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Авыл хезмәтчәннәренә чираттагы казанышлары өчен рәхмәт белдерергә җирлек башлыгы шәхсән үзе килгән иде. «Алгы сызыкта егетләрнең үз җиңүләре, тылда — үзебезнеке. Булдырасыз, кызлар!» — дип мактады Фаиз Закиров активист авылдашларын.

Мортта «Ярдәм янәшә» хәрәкәте өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң ук барлыкка килә. Махсус хәрби операция зонасына беренче мәртәбә озатканнан соң икенче көнне үк җирле активист, элеккеге мәктәп директоры, ә хәзер территориаль-иҗтимагый үзидарә рәисе Кадрия Сәлимова социаль челтәрләрдә авыл төркемендә хәбәр бирә һәм битараф булмаган авылдашларын җавап бирергә чакыра. Аның идеясен шунда ук хуплыйлар.

Хәрбиләргә ярдәмне йон оекбашлар бәйләүдән, гуманитар посылкалар җыюдан һәм формалаштырудан башлыйлар. Алга таба эшчәнлек даирәсе киңәя. Морт авылыннан берничә кеше Алабугага Наталья Рябушеваның «Өйдә көтәләр» («Дома ждут») остаханәсенә маскировка челтәрләре үрү тәҗрибәсен үзләштерергә килә, соңрак яңа күнекмәләргә иптәшләрен дә өйрәтәләр.

Үрү станогына килгәндә, аны да үз кешеләре — Морт авылында яшәүче Илдус Садыйков ясаган. Шулай итеп, уртак максат белән берләштерелгән авылдашлар бердәм, дус-тату командага әйләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100