Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабуганың Лекарево авылында хәрбиләр өчен меңенче окоп шәмен ясадылар
Алабуганың Лекарево авылында махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен меңенче окоп шәмен ясадылар. Бу эшкә авыл халкы октябрьдә кушылды. Окоплар өчен махсус шәмнәрне ясауны гуманитар ярдәм җыю хәрәкәте кураторы Александр Сотонин тәкъдим итә. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.
«Башта шәмнәребез барып чыкмады. Ләкин бераздан без аларны дөрес ясый башладык. Дүшәмбе көннәрендә яшь армиячеләр белән тимер банкаларны чистартып, аларны алга таба эшкә әзерләдек», − дип сөйләде Лекарево мәктәбенең «Яшь армия» хәрәкәте җитәкчесе Марат Фазлыев.
Хәрбиләрдән килгән рәхмәт сүзләре Лекарево халкына бу эш белән шөгыльләнүне дәвам итәргә, шулай ук гуманитар ярдәм җыярга да этәргеч бирә.
«Без бу хәрәкәткә бөтен авыл белән кушылдык. Ай саен авылдашлар белән акча җыеп, кирәкле товарлар сатып алабыз. Моннан тыш, хәрбиләр өчен әйберләрне өйгә үк китереп бирүчеләр бар, ә мин аларны соңыннан Алабугага яки Чаллыга, махсус хәрби операция зонасына алып китәр өчен җибәрәм», − ди Александр Сотонин.
Меңенче блиндаж шәмен әзерләү уңаеннан Лекарево мәктәбендә патриотик чара оештырылды. Балаларга махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүнең мөһимлеге турында тагын бер кат искә төшерделәр.
«Һәр ил үзенең халкы белән көчле. Хәзер без хәрбиләргә ничек ярдәм итә алуыбыз турында уйларга тиеш. Аларның кире кайтуына ышанабыз. Хәзер сезнең төп бурыч — яхшы уку», − дип мөрәҗәгать итте мәктәп директоры Владимир Кузьмин укучыларга.
Лекарево халкы гуманитар ярдәм җыю эшен туктатырга җыенмый. Бары тик уртак тырышлык белән генә җиңүгә ирешеп була, дип ышана алар. Районда хәрбиләргә Җиңүне якынайтырга ярдәм итүгә юнәлдерелгән зур эш дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз