news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуганың иске татар зиратында өмәдә 15 тонна чүп җыйганнар

Алабуганың иске татар зиратында өмәдә 15 тонна чүп җыйганнар
"Алабуга нуры"

Алабуганың Галиәскар Камал исемендәге урамында урнашкан иске татар зиратында шимбә өмәсе булды. Анда мәчет әһелләре һәм Алабуга мөселманнары катнашты. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Алабуга районының имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов әйтүенчә, әлеге өмәләр инде гадәткә кергән. Алар октябрьнең һәр беренче шимбәсендә һәм шулай ук май аенда уза.

— Бу зират иске. Биредә авып, киртәләрне һәм кабер ташларын җимерә торган агачлар күп. Монда чүп салу урыннары да юк, шуңа күрә кешеләр чүп-чарны зират эчендә койма буена өяргә мәҗбүр. Безнең бурыч — чүпне чыгару, үтәргә комачаулый торган агач ботакларын кисү. Яңа зиратны да онытмыйбыз, анда да җыештыру эшләре оештырыла, — ди Хәлим хәзрәт.

Иске зиратта күптәннән инде беркемне дә җирләмиләр. Кайбер каберләрне кайгыртыр кеше дә калмаган, аларны шулай ук өмә вакытында тәртипкә китерәләр.

Бу юлы зиратны тәртипкә китерү өчен техника да китерелде — трактор белән мәхәллә кешеләре һәм даими хәйриячеләр тәэмин итте, чүпне «КамАЗ» белән чыгардылар. Вак көнкүреш калдыклары һәм чыбык-чабык, ташлардан 15 тонна чүп-чар җыелган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100