news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуганың «Без бергә» штабы активистлары госпиталь өчен гуманитар ярдәм җибәрде

Алабуганың «Без бергә» штабы активистлары госпиталь өчен гуманитар ярдәм җибәрде
Фото: https://alabuganury.ru/

Алабуганың «Без бергә» гуманитар штабы активистлары һәм яшь гвардиячеләр бу елда беренче гуманитар ярдәм партиясен озатты. Битараф булмаган алабугалылар һәм төрле оешмалар көче белән кыр һәм төбәк госпитальләрендә яткан хәрбиләргә 1,5 тоннадан артык гуманитар ярдәм җыелган. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Гуманитар ярдәм арасында дару, хирургия инструментлары, култык таяклары, коляска, памперс, юрган, шулай ук Яңа ел һәм Раштуа бүләкләре. Моннан тыш, яшь гвардиячеләр Краснодон өлкә балалар интернат-йорты тәрбияләнүчеләренә татлы бүләкләр, китаплар һәм канцелярия товарлары җибәрде.

news_right_1
news_right_2
news_bot