Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Алабуганың бер йортында яшәүчеләр махсус хәрби операция кирәк-яраклары өчен акча җыйган
Алабуганың Нечаев урамындагы 16а йортында яшәүчеләр махсус хәрби операциядә хезмәт итүче якташлары өчен бер көн эчендә 17 мең сум ярдәм җыеп тапшырды. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.
«Һәркемнән 100әр сум» дигән чакыруга йортта яшәүчеләр тиз арада җавап итеп, акча җибәрде.
ПОБЕДА ZA НАМИ хәрәкәтен оештыручылар әйтүенчә, бу акчалар портатив электр станциясе алуга тотылачак, бу эшкә үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт сүзләре җиткерелде.
Әйтергә кирәк, бу йортта яшәүчеләр инде берничә мәртәбә шулай җыелышып, хәрби якташларына ярдәм итә. Шушы арада күршеләр окоп шәмнәре ясау өчен калай банкалар җыярга ниятли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз