news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуганың балалар психиатры мактаулы исемгә лаек булды

Алабуганың балалар психиатры мактаулы исемгә лаек булды
Алабуга муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Алабуганың балалар психиатры Илдар Гәрәев бер ай элек кенә ул үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Медицинада эшләвенә ярты гасыр дияргә була. Ир-егетләр бәйрәме алдыннан ул «Татарстан Республикасының атказанган табибы» исеменә лаек булды.

Бүләкне аңа тантаналы рәвештә, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов тапшырды. Ул үзе моңа бик тыныч карый, шулай да шатлыгын яшерми, хезмәте бәяләнүгә куана. Илдар Гәрәев үз эшен, аңа килгән балаларны һәм аларның әти-әниләрен һәм көн дә аралашкан хезмәттәшләрен бик ярата. Бу хакта «Алабуга нуры» Алабуга муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«Дөресен әйтәм, мин эшемә бәйрәмгә барган кебек йөрим. Теләсә кайсы һөнәрдә иң мөһиме: кешеләрне һәм үз эшеңне ярату, шул чагында бары да яхшы булачак һәм нәтиҗәсе дә күз алдында», — ди югары квалификацияле табиб.

Гәрәевлар нәселендә аңа кадәр бу һөнәрне сайлаучылар булмаган. Авыл малае Казан медицина институтында зур теләк белән укый, ныклы белем ала.

Алабуга балалар хастаханәсендә районнан барлыгы 29 мең бала, шуларның 500гә якыны — Илдар Гәрәевнең диспансер күзәтүендә. Бу балаларның бер өлеше инвалид статусы белән, ләкин эш саннарда түгел. Һәр балага аерым мөнәсәбәт кирәк. Кайчагында моны баланың әнисе дә булдыра алмый. Табиб Гәрәев үз пациентының йөрәгенә ачкыч таба белә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100