news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуганың Җәмигъ мәчетендәге остаханә шәкертләрен яңартылган бинада кабул итә

Алабуганың Җәмигъ мәчетендәге остаханә шәкертләрен яңартылган бинада кабул итә
Фото: http://alabuganury.ru/

Алабуганың Җәмигъ мәчетендәге остаханә шәкертләрен яңартылган бинада кабул итә. «Оста куллар» түгәрәгендә балалар агач, металл һәм башка материалларны эшкәртеп төрле әйберләр һәм кораллар ясарга өйрәнә. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

«Оста куллар» эше күптән оештырылган, тик моңа кадәр дәресләрен иске бинада үткәргәннәр. Хәзер исә түгәрәккә йөрүчеләр капиталь төзекләндерелгән бинада шөгыльләнә. Биредә быел тулысынча ремонт ясалган, яктырту, вентиляция булдырылган, яңа керү урыны эшләнгән. Һәм, иң мөһиме, җиһазлар сатып алынган.

Иганәчеләр ярдәме белән остаханә өч станок һәм 300дән артык төрле корал белән җиһазландырылган. Алар ярдәмендә укучылар алган белемнәрен практикада сынап карый ала.

Әйтергә кирәк, балалар өчен урын уңайлы һәм җылы булсынга монда барлык шартлар тудырылган. Бүлмәдә җылы идәннәр җәелгән, линолеум яңартылган. Остаханә җитәкчесе Камил Шәрәфетдинов әйтүенчә, капиталь төзекләндерүдә һәм җиһазлар сатып алуда «Алабуга» хәйрия фонды зур ярдәм күрсәткән.

Түгәрәккә 8 яшьтән 15 яшькә кадәрге 30 дан артык укучы йөри. Монда алар остазлары җитәкчелегендә агач, металл һәм башка материалларны эшкәртеп төрле әйберләр һәм эш кораллары ясарга өйрәнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100