news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуганың Җәмигъ мәчетендә ир балалар өчен «Оста куллар» hөнәрханәсе ачылды

Алабуганың Җәмигъ мәчетендә ир балалар өчен «Оста куллар» hөнәрханәсе ачылды
Фото ТР мөселманнарының Диния нәзарәте сайтыннан

Алабуга мөхтәсибәтенең Җәмигъ мәчетендә ир балалар өчен «Оста куллар» hөнәрханәсе ачылды. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ачылыш тантанасында Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Надир Курамшин, Алабуга имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов, «Алабуга» хәйрия фонды директоры урынбасары Илһам Шәгалиев һ.б. чыгыш ясады.

Һөнәрханә җитәкчесе Камил Шәрәфетдинов кунакларны түгәрәккә йөрүче ир балалар белән каршы алды. Ул агач, метал һәм башка материалларны эшкәртеп нинди әйберләр һәм кораллар ясаганнарын сөйләде.

«Һөнәрханә ачылу - үсеп килүче буынга ир-ат эшенә өйрәнергә менә дигән мөмкинлек. Ул тормышта, hичшиксез, кирәк булачак һәм балаларга файда китерәчәк. Чара хәзер гамәлгә ашырыла торган проектлар һәм киләчәккә планнар белән уртаклашып тәмамланды», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100