news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуганың Җәмигъ мәчете мәдрәсәсендә тарих һәм туган якны өйрәнү түгәрәге эшли башлады

Алабуганың Җәмигъ мәчете мәдрәсәсендә тарих һәм туган якны өйрәнү түгәрәге эшли башлады
Фото: http://alabuganury.ru/

Алабуганың Җәмигъ мәчете мәдрәсәсендә тарих һәм туган якны өйрәнү түгәрәге эшли башлады. Бу турыда Алабуга мөхтәсибәтендә хәбәр итәләр, дип яза «Алабуга нуры».

Узган шимбәдә түгәрәкнең беренче утырышы узды. Анда тарихчы, Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге хезмәткәре Ленар Мифтахов «1795 елгы Алабуга өяз шәһәре буенча ревизия кенәгәләре» («Ревизские сказки 1795 года по уездному городу Елабуге») китабын тәкъдим итте. Очрашуда 25 кеше катнашты, алар китап авторына үз сорауларын бирә алды.

Оештыручылар сүзләренчә, түгәрәк һәр шимбә көнне 13:00 сәгатьтә үткәреләчәк һәм киләсе очрашу 2 мартка билгеләнгән. Киләсе атнада туган як тарихы белән кызыксынучылар Алабуга институтының тарих фәннәре кандидаты, доцент Альберт Нигамаев белән очраша алачак.

Мөхтәсибәттә хәбәр итүләренчә, түгәрәккә туган як тарихы белән кызыксынучылар килә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100