news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуганың «Адымнар» мәктәбе укучылары «Беренче театр»ны сәхнәләштерде

Алабуганың «Адымнар» мәктәбе укучылары «Беренче театр»ны сәхнәләштерде
"Алабуга нуры"

«Адымнар-Алабуга» күптелле белем бирү комплексында татар әдәбияты дәресләрендә һәм татар телендә оештырылган түгәрәкләрдә укучыларны театр сәнгате белән таныштыруга зур игътибар бирелә. Быел мәктәпнең 7 «Е» сыйныфы укучылары театр белән аеруча кызыксына башлады һәм үзләрен театр артистлары ролендә сынап карарга булды.

Укучылар әзерлек эшен бик җаваплы рәвештә башкарды. Яшь артистлар мәктәпнең актлар залында тамашачыларга Камалның «Беренче театр» спектаклен тәкъдим итте. Бу турыда «Алабуга нуры» сайтында хәбәр ителә.

Яшь артистлар геройларның уй-кичерешләрен, хис-тойгыларын үзләре аша үткәреп, бик оста уйнады», – дип хәбәр итә туган тел һәм әдәбият укытучысы Айгөл Әхмәтшина.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100