news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуганың 50 кеше яши торган авылында 140тан артык маскировкалау челтәре үргәннәр

Алабуганың 50 кеше яши торган авылында 140тан артык маскировкалау челтәре үргәннәр
"Алабуга нуры"

Алабуга районы Свиногорье авылының Мәдәният йортындагы концерт залы бер ел элек диярлек хәрби хезмәткәрләр өчен маскировкалау челтәрләре үрү остаханәсе итеп үзгәртеп корылган. Авылда яшәүчеләр 143нче челтәрне үрүне тәмамлады. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Бу мөһим һәм шактый четерекле эшне мөлаем, нәфис хатын-кызлар башкара — Галина Стулова, Валентина һәм Татьяна Белоноговалар, йорт эшләренең дә күп булуына карамастан, клубка көн саен киләләр. Җәй буе аларга Түбән Камадан Вера Байбарак та булыша, бу атнада гына кире шәһәргә кайтып киткән.

Биредә челтәрләр үрү эшен узган елның ноябрендә башлаганнар. Әлеге тәкъдим белән клуб мөдиренә Наталья Рябушева мөрәҗәгать иткән, хатын-кызлар аны шундук хуплап күтәреп ала. Башта сеткалар иске җәймәләр һәм мендәр тышлыкларыннан үрелә, ә аннары Наталья Владимировна волонтерлар өчен материаллар сатып ала башлый. Бер ел эчендә Свиногорьеда яшәүче хатын-кызларның куллары шомарган, бүген эшләре бик тиз бара.

Хатын-кызлар эшкә тормыш иптәшләрен дә җәлеп итә. Михаил Стулов һәм Алексей Белоногов челтәрләрне кисеп бәйли.

Билгеләп үтик, челтәрләр үрүдән тыш, Свиногорьеда яшәүчеләр гуманитар ярдәм җыю белән дә шөгыльләнә. Кем нәрсә булдыра ала, шуны алып килә: әзер консерва, яшелчәләр, сабын, мунчала һәм башкалар. Бу торак пунктта даими рәвештә нибары 50 кеше яши, әмма финанс ярдәмен биредә туып-үскән кешеләр дә җибәрә.

Узган ел барлыгы 121 мең сум акча җыйганнар. Айга бер тапкыр тупланган бар нәрсәне алар гуманитар пунктка алып китә, аннан инде ярдәм безнең хәрбиләргә җибәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100