news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуганың 4нче гимназиясендә Насыйри исемендәге татар теле һәм әдәбияты бүлмәсе ачылды

Алабуганың 4нче гимназиясендә Насыйри исемендәге татар теле һәм әдәбияты бүлмәсе ачылды
"Алабуга нуры"

Мәгариф идарәсе башлангычы белән Алабуга шәһәре мәктәпләрендә татар теле кабинетларына күренекле галим, язучы яисә шагыйрьләребезнең исемнәре бирелә башлады. Алабуганың 4нче гимназиясендә Каюм Насыйри исемендәге татар теле һәм әдәбияты кабинеты ачылды. 

«Алабуга нуры» сайтында хәбәр ителгәнчә, 4нче гимназиянең 203нче уку бүлмәсендә татар теле һәм әдәбиятыннан белемнәрне заманча алып бару өчен барлык шартлар да тудырылган.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot