Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабуганың 3 нче мәктәбендә яңартылган спорт залы ачылды
Дүшәмбе көнне Алабуганың Россия Федерациясе Герое Александр Епанешников исемендәге 3 нче мәктәптә яңартылган спорт залы ачылды. Аны мәктәпкә Вадим Махеев бүләк итте, дип яза «Алабуга нуры» газетасы.
Ачылу тантанасы да спорт ярышлары белән үтте. Мәктәп яны лагерьларына йөрүче укучылар иң җитез һәм көчле спортчыны билгеләде. Командаларның бер өлеше спорт кырында җиңү яуларга тырышкан арада, икенчеләре дуслары өчен җан атып торды. Уенны район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм эшмәкәр Вадим Махеев күзәтте.
Спорт залында соңгы тапкыр ремонт 2006 елда үткәрелгән, ул вакытта мәктәп тулысынча капиталь яңартылган иде. Әмма 18 елдан соң монда яңадан ремонт эшләре таләп ителгән. Моннан тыш, мәктәп директоры Ирина Смирнова әйтүенчә, залда шактый салкын булган. Бу — залның тәрәзәләре ике якка урнашкан булу белән бәйле. Хәзер балаларга биредә уңайлы булачак — спорт залының стеналары җылытылган, матур, ачык төсләргә буялган. Моннан тыш, залда яктырткычлар да алыштырлган, шуңа күрә хәзер монда бик якты, диелә хәбәрдә.
«Балалар яңартылган спорт залына бик шат, хәзер бездә спортта уңышлар күбрәк булыр, ә балалар физкультура белән күбрәк мавыгырлар дип өметләнәм», − дип сөйләгән мәктәп директоры.
Бүгенге көндә биредә барлыгы 600гә якын укучы белем ала. Аларның күбесе спорт белән шөгыльләнергә ярата, шуңа күрә яңартылган спорт залы алар өчен зур бүләк. Хәтта чыгарылыш сыйныф укучылары да мәктәптән китәргә теләми, икенче елга калырга уйлыйлар, дип шаярта Ирина Смирнова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз