Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабуганың тарихи өлешендәге күпер, юл, зиратларны ремонтлауга 25 млн сум акча тотылачак
Шәһәрнең тарихи объектларын карап торуга республика казнасы 14 млн 884 мең сум акча бүлеп биргән.
(Алабуга, 19 апрель, “Татар-информ”, Гөлнара Салихова). Алабуганың тарихи өлешен төзекләндерүгә соңгы елларда беренче тапкыр шактый күләмле - 25 млн сум акча тотылачак. Бүген бу хакта шәһәр советы депутатлары сессиясендә район башлыгы Геннадий Емельянов җиткерде.
Шәһәрнең тарихи объектларын карап торуга республика казнасы 14 млн 884 мең акча бүлеп биргән. 1 млн сумнан артыгы Тугаров урамындагы зират коймасын тотуга, Мәскәү урамындагы күперне төзәтүгә тотылачак. Моннан тыш, Казан урамындагы брусчатканы яңартачаклар һәм урам утлары яхшыртылачак.
“Бүлеп бирелгән акчаны Алабуганың тарихи өлешендәге объектларны ремонтлауга һәм аларны карап торуга гына тота алачакбыз. Барлыгы 495 мең гектар мәйданда төзекләндерү эшләре башкару кирәк булачак”, – дип билгеләп үтте шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Мәрданов.
Моннан тыш, берничә ел эчендә шәһәр башкарма комитеты хезмәткәрләре тарафыннан юлларга, күперләргә һәм һәйкәлләргә тулы инвентаризация үткәреп, паспортлы итүгә ирешкәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз