news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуганың Спас ярминкәсендә кышлык бал алып куярга була

Ярминкә территориясендә «Бал шәһәрчеге» эшли.

Алабуганың Спас ярминкәсендә кышлык бал алып куярга була
http://alabuganury.ru

(Алабуга, 8 август, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабуганың Спас ярминкәсе территориясендә «Бал шәһәрчеге» эшли. Биредә әлеге файдалы ризыкның төрле сортлары тәкъдим ителгән. Умартачылар Алабугага Татарстанның һәм Россиянең төрле почмакларыннан килгән.

Бал белән сәүдә итүчеләр сүзләренә караганда, ярминкә кунаклары арасында юкә балы иң популяр санала, аның тәме һәм дәвалау үзлекләре һәркемгә билгеле.

Татлы продукциягә бәяләр төрле. 1 литр балны 600 сумга сатып алырга була, 3 литрлы банка 1800-2000 сумга төшәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100