Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабуганың сәламәтлек саклау учреждениеләре яңа җиһаз алды
Алабуганың сәламәтлек саклау учреждениеләре яңа җиһаз алды
(Алабуга, 26 август, “Татар-информ”, Гөлшат Солтанова). “Сәламәтлек” өстенлекле илкүләм проектны гамәлгә ашыру кысаларында Алабуганың үзәк район хастаханәсе һәм шәһәр поликлиникасына яңа эндоскопик аппаратлар кайтарылды. Табиблар сүзләренә караганда, яңа җиһаз пациентларны тикшерү сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, аппаратны камилләштерү хисабына ашказанының лайлалы тышчасын җәрәхәтләү ихтималы кими.
Июльдә Алабуганың шәһәр поликлиникасы хезмәткәрләре халыкны илкүләм проект кысаларында кайтарылган яңа ультратавыш аппаратында тикшерә башлаган. Тиздән портатив ультратавыш тикшерү аппараты, лаборатория комплексы, электрокардиография аппараты һәм башка җиһазлар кайтарылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз