news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуганың иске өлешендә Спорт йорты булачак

Район башлыгы җирле спортчылар белән очрашуда шул хакта сүз булды

 (Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”). Алабуга районы башлыгы җирле спортчылар белән очрашты. Анда 4нче мәхәлләдә чаңгы базасы өчен аерым бина кирәклеге мәсьәләсе күтәрелде. Кикбоксерлар да үзләренә аерым бина сорый. Аларга Үзәк стадионның трибуна асты бинасын бирергә карар кылынды.

Спорт корылмалары саны буенча Алабуга – республикада лидерларның берсе. Ләкин аларның күбесе шәһәрнең өске өлешендә урнашкан, ә аскы өлештә алар берән-сәрән генә. Район башлыгы кул астында эшләүчеләргә каланың тарихи өлешендә яшәүчеләр өчен Спорт йорты төзү проектын әзерләү бурычын йөкләде, дип хәбәр итә “Алабуга нуры” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot