news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Алабуганың ике сабые туган көннәрен дүрт елга бер мәртәбә үткәрәчәк
Дөньяда туган көннәре рәсми рәвештә 29 февральдә теркәлгән 4 миллионга якын кеше яши
Скопировать ссылку
(Алабуга, 3 март, “Татар-информ”, Гөлшат Солтанова). Алабугада быелның 29 февралендә дөньяга килгән ике сабыйга үз туган көннәрен дүрт елга бер мәртәбә билгеләп үтәргә туры киләчәк.
Бу көнне иртәнге алтынчы яртыда Мортазиннар гаиләсендә 3160 грамм авырлыктагы малай туды, бер сәгать соңрак Архиповлар гаиләсендә кыз бала дөньяга аваз салды.
Хәер, бу хәлдән чыгу юлы бар – кагыйдә буларак, әти-әниләр еш кына үз сабыйларын, бала “югалган” туган көненә рәнҗемәсен өчен, 28 февральгә яки 1 мартка язарга тырыша. Хәзерге вакытта дөньяда туган көннәре рәсми рәвештә бу көнне теркәлгән 4 миллионга якын кеше яши.
Гашыйкларны исә 29 февральнең дүрт елга бары тик бер генә тапкыр килүе куркытмаган. Бу көнне Алабуга ЗАГСында 10 никах теркәлгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot