news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуганың Хәзерге заман лидеры мәктәбе укучылар кабул итте

Мәктәпне оештыручылар арасында Олег Морозов, Фәрит Мөхәммәтшин һәм Алабуга муниципаль район Советы бар

(Алабуга, 26 октябрь, “Татар–информ”, Гөлшат Солтанова). Алабугада “Хәзерге заман лидеры мәктәбе” агарту үзәге укучы–кандидатларының оештыру җыелышы узды. Җыелышка Алабуга муниципаль районы мәктәпләренең 10 сыйныф укучылары чакырылган иде. Мәктәп җитәкчеләре аларга үзәк эшчәнлегенең максатлары, бурычлары һәм перспективалары хакында сөйләде.
Искәртеп узабыз, “Хәзерге заман лидеры мәктәбе” 2002 елның ноябрендә эшли башлый. Мәктәпне оештыручылар арасында РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Алабуга муниципаль район Советы бар.
“Мәктәпнең максаты – 14–18 яшьлек энергиясе ташып торган, максатчан укучыларны эзләп табу, укыту һәм аларга ярдәм күрсәтү аша иҗтимагый хезмәткә сәләтле яшь социаль лидерлар командасын формалаштыру. Алар шәһәребез, республикабызның чын патриотлары булып чыгарга тиеш”, – ди аның җитәкчеләре. Агарту үзәгенең укытучы–экспертлары арасында РФ Дәүләт Думасы вице–спикеры Олег Морозов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР икътисад министры Марат Сафиуллин, “Татар–информ” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхакый һәм башка сәсәтчеләр, җитәкчеләрне атап үтәргә мөмкин.
Үзәк тыңлаучылары РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советында булды, алар – Алабуга, Казан һәм Мәскәүдә узучы төрле конференция һәм форумнарда даими катнашып килә.
Оешкан көненнән алып әлеге үзәкнең тыңлаучылары берничә социаль проектны гамәлгә ашырды. Мәктәп территориясендәге парк, шәһәрне үстерүдә стратегик планлаштыру семинары, мәктәп укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне лидерлык күнекмәләренә өйрәтү, “Алабуга – мәктәп укучылары күзлегеннән” китабын нәшер итү – әнә шундыйлардан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100