Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабуганың өч елгасында балык тоту тыела
Нәзек бозга кергән балыкчыны очратсалар, коткаручылар аңа штраф салырга хаклы.
(Алабуга, 19 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнара Салихова). Татарстанның Алабуга районында коткаручылар көн саен бөтен сулыклар буенча рейдларга чыга. Алар кыш көне балык тотарга яратучыларны карый. Гадәттә, балыкчылар Кама, Тойма, Керәвеш елгаларын үз итә. Ләкин бу елгаларда әле һаман да боз бик нәзек, шуңа күрә аларда балык тоту катгый тыела.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре рейд барышында балыкларга елгаларда нинди куркыныч янавы турында бөтен инструкцияләр язылган белешмә кәгазьләре тарата. Нәзек бозга кергән балыкчыны очратсалар, коткаручылар аңа штраф салырга хаклы. Аның суммасы 1,5-2 мең сум булырга мөмкин.
Хәзерге вакытта елгаларда гына түгел, күл һәм буаларда да балык тотарга ярамый, чөнки әле боз кеше авырлыгын күтәреп торырлык итеп катмаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз