Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабуганың автомобиль заводы акционерлаша
Алабуганың автомобиль заводы акционерлаша
(Казан, 28 декабрь, "Татар-информ", Тимур Циунчук). Республикада бүгенге көнгә кадәр дәүләт унитар предприятиесе статусын йөрткән соңгы эре предприятие - Алабуга автомобиль заводы үзгәртеп төзелү стадиясенә керде. Бүген ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының коллегия утырышында ТР "ЕлАЗ Җитештерү берләшмәсе" Дәүләт унитар предприятиесен хосусыйлаштыру планы расланды. Әлегә дәүләт милкендә предприятиенең 100 процент акционерлык капиталы кала.
ЕлАЗны приватизацияләү планы буенча фикер алышканда, җитәкчелекнең нәтиҗәле эшчәнлеге ярдәмендә предприятиенең "яшәп калуы" билгеләп үтелде. Хезмәт хакы күләме, салым түләүләре арта. Предприятие җитәкчесе Равил Зарипов уйлавынча, акционерлаштыру заводның үсешенә уңай этәргеч булачак һәм якын елларда 2 миллиард сум тирәсендә инвестицияләр җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Эшчәнлекнең аерым юнәлешләрен үстерәчәк җаваплыгы чикләнгән җәмгыять кебек берничә бүлендек предприятие булдыру ниятләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз