news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуганың 27 сайлау участогында видеокүзәтү камералары эшләде

Видеокамералар тавышларны санаганнан соң сүндереләчәк.

(Алабуга, 18 март, “Татар-информ”, Гөлнара Салихова). Алабуганың 27 сайлау участогында һәм территориаль сайлау комиссиясендә видеокүзәтү системалары урнаштырылган.

Видеомониторинг системалары ике камерадан тора. Алар сайлау комиссиясенә һәм тавыш бирү урнасына төбәлгән. Видеокамералар сайлаучыларның тавышларын санаганнан соң сүндереләчәк.

18.00 сәгатькә Алабуганың үзендә сайлауга килүчеләр 72,8 процентны тәшкил итте. Әлеге мәгълүматны Алабуга территориаль сайлау комиссиясендә җиткерделәр.

Шәһәрдә һәм районда сайлау участоклары 20.00 сәгатькә кадәр эшләү каралган.

Иң зур сайлау пункты 10нчы мәктәптә урнашкан. Анда 5,6 мең сайлаучы теркәлгән. Районда кеше күп булган иң зур участок (якынча1,6 мең сайлаучы) Танайка авылында урнашкан.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100