news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада яшәүчеләр мобилизацияләнгән туганнары белән күрешергә барды

Алабугада яшәүчеләр мобилизацияләнгән туганнары белән күрешергә барды
"Алабуга нуры"

Алабугалылар мобилизацияләнгән туганнары белән күрешергә барды. Аларны Казан танк училищесына һәм «Казан Экспо» үзәгенә алып баруны муниципалитет оештырды.

Мобилизацияләнгәннәрнең туганнары һәм якыннары шәһәр Мәдәният сарае алдына җыелды. Явып торган яңгырга берәү дә игътибар итмәде — хатыннар, аналар, апа-сеңелләр, кызлар ирләре, әтиләре, абый-энеләре янына китәргә автобус көтте. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Ләлә Седунова әйтүенчә, алар гаиләсеннән берьюлы ике кешене алганнар — улын һәм тормыш иптәшенең абыйсын.

«Улыма — 38, туганыбызга — 55 яшь. Алар белән күрешеп кайттым инде. Икесенең дә кәефе ярыйсы кебек, без дә кайгырмыйбыз — әлегә берни дә күрмәдек бит, алда нәрсә көткәнен кем белә. Бирешмибез. Аларга кирәкле әйберләр, ашамлыклар алып барам. Автобус бирүләре яхшы, уңайлы. Мобилизацияләнүчеләр барысы да исән-сау һәм тиздән әйләнеп кайтыр дип өметләнәбез», — ди Ләлә Седунова.

Мария Штенникова да кызы белән бергә ире янына җыенган. «Телефоннан сөйләшкән идек. Күңеле күтәренкегә охшаган. Болай бернәрсә дә сорамады. Яхшы ашаталар, ди. Тамаклары тук, өсләре бөтен, дигәндәй. Барыбер алып барабыз инде, чикләвекне бик ярата», — ди ул.

Марина Симонова шулай ук ире белән күрешергә бара. Ул мобилизация хәбәрен ничек алулары турында сөйләде.

«Беренче тапкыр барам, 7 яшьлек улым белән. Иремне 25 октябрьдә чакырдылар. Хәзер бераз тынычландым инде, башта бик кыен булды, бу хәбәрне һәр кеше авыр кабул иткәндер дип уйлыйм. Куркыныч бит — кеше ял итәргә түгел, көрәшкә бара. Әлбәттә инде, без барысы да исән-имин кайтыр дип ышанабыз. Безгә автобуслар бирүләренә дә шатмын, ничек барып кайтырга дип борчыла идем», — диде Марина Симонова.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100