Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабугалылар «Кышкы квест»та катнашты
11 гыйнварда Алабугада «Гуляй» паркында күңелле һәм дәртле бәйрәм рухы хөкем сөрде. Биредә «Зима вместе» проекты кысаларында «Кышкы квест» узды. Уенда төрле яшьтәге 50дән артык кеше катнашты. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.
Башта 8 команда уйнарга теләк белдерде, әмма шәһәр халкының кызыксынуы уен вакытында да сүнмәде: узып баручылар килеп, булган хәлләр белән кызыксындылар һәм кушылырга теләк белдерделәр. Уен маршруты 18 төп биремне, 2 — тизлеккә һәм 2 бонусны үз эченә алды.
Көрәш күңелле һәм киеренке булды. Йомгак ясаганнан соң урыннар түбәндәгечә бүленде::
1 урын — «Төлкеләр» командасы.
2 урын — «Ну, погоди!» командасы.
3 урын — «Квинтет» командасы.
Ләкин бу көнне җиңелүчеләр булмады: барлык командалар да оештыручылардан татлы призлар алды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз