news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугалы Россиянең иң көчле биш узышчысы исемлегенә керде

Ул Адлерда 35-80 яшьтәгеләр арасында җиңел атлетика буенча Россия Чемпионаты булды.

(Алабуга, 14 октябрь, "Татар-информ", "Алабуга нуры").  Алабугалы Россиянең иң көчле биш узышчысы исемлегенә керде, дип яза ьирле басма.

Адлерда 35-80 яшьтәгеләр арасында җиңел атлетика буенча Россия Чемпионаты булды.

Ярышлар ике юнәлештә җиңел атлетиканың 25 төре буенча үтте. 63 РФ субъектлары арасында Татарстанның Җыелма командасы 3 урын алды. Алабугалы Марс Гыймазетдинов 5000 и 10000 метрга йөгерештә катнашты, 5 һәм 10 километрга ярышта ул Россиянең иң көчле биш узышчысы исемлегенә керде. Алабугалы Татьяна Киселева диск ыргытуда һәм ядрә этүдә катнашты, ләкин сөнге ыргытканда, аягы җәрәхәтләнде.

Киләсе ярышлар 10 декабрьдә Мәскәүдә булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100