news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугалы пауэрлифтинг буенча Татарстанда өч рекорд куйды

Алабугалы пауэрлифтинг буенча Татарстанда өч рекорд куйды
Фото: https://alabuganury.ru/

Ижевскида пауэрлифтинг буенча Удмуртия чемпионатында һәм беренчелегендә КФУның Алабуга институты студенты Рәниф Рәхмәтуллин бик яхшы нәтиҗәләргә иреште. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.

Яшүсмерләр арасында 66 килограммга кадәр авырлык категориясендә ул классик өч төр ярышта алтын медаль яулады һәм Татарстан Республикасының өч яңа рекордын да куйды:

Чүгәләп 190 кг

Станоклы тартуда 202,5 кг

Өч төр ярыш суммасында 515 кг

Бу җиңүләр җитди тренировка һәм спортчының яхшы әзерлегенең закончалыклы нәтиҗәсе булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot