news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугага яңа дәреслекләр кайтты

Бу – 3 миллион сумнан артык торучы 26030 данә китап

(Алабуга, 19 ноябрь, “Татар–информ”, Гөлшат Солтанова). Алабуга Мәгариф идарәсенә 2009–2010 елда беренче тапкыр белем бирү учреждениеләре өчен китапларның зур партиясе кайтты.
Бу – республика бюджеты хисабына сатып алынган 3 миллион сумнан артык торучы 26030 данә китап. Китапларның төп өлешен федераль һәм төбәк дәреслекләре тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot