news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугага коммуналь җиһазларга 5 млн сум бирелгән

3 миллион сумы юл чистарту машинасы алуга тотылачак

 (Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”). Алабугада коммуналь җиһазлар сатып алуга 5 млн. сумнан артык акча бирелде. 3 млн. сумы комплекслы юл чистарту машинасы алуга тотылачак.

“Бу махсус техника нигездә кышлыкта шәһәр урамнарын кардан чистартачак, әмма кирәге чыкканда башка сезоннарда да кулланылачак”, – шәһәрне төзекләндерү предприятиесендә шулай дип аңлаттылар, дип яза “Алабуга нуры” газетасы.

Тагын 2,6 миллион сумы кардан арындыру өчен кирәкле ротор һәм урамнарга сибү өчен тотылучы реагентлар сатып алуга бүленгән. Моңа кадәр урамнарны чистарту өчен техниканың күбесен арендаларга туры килгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot