news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугага биш теплоходта 700 турист киләчәк

2 майда Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы теплоход сезонын ача. Алабуга ярына беренче 5 теплоход килә.  Бу хакта музей-тыюлыкның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза «Алабуга нуры». 

Биш теплоходта 700дән артык турист булыр дип көтелә. Алар «В их именах величие России» һәм «Цветаевская Елабуга» экскурсия маршрутлары буенча барачак. 

Узган ел музей-тыюлык 176 теплоход кабул иткән, быел план буенча — 177.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot