Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабугадан хәрбиләргә өч тонна гуманитар ярдәм җибәрделәр
«Яшь Гвардия» нең Алабуга бүлеге махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җыю һәм җибәрү буенча акция уздырды, аның кысаларында хәрбиләр өчен өч тоннага якын йөк тапшырылды.
Җибәрелгән партия составына беренчел кирәк-яраклар, озак вакыт саклау продуктлары, эчә торган су, шәхси гигиена чаралары, медикаментлар, бәйләү материаллары, шулай ук индивидуаль саклану чаралары кергән.
Моннан тыш, сугышчыларга Алабуга халкыннан тизрәк өйгә кайту теләкләре, ярдәм сүзләре һәм җиңүгә ышаныч белдереп хатлар һәм открыткалар җибәрделәр.
Гуманитар ярдәм 1232 һәм 272 нче полк, 90 нчы танк дивизиясе, шулай ук 38 нче мотоукчылар бригадасы хәрбиләренә тапшырылды.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, акция район халкы тарафыннан хәрбиләргә ярдәм итү үрнәге булды. Алабуга активистлары мондый инициативаларга кушылырга һәм махсус хәрби операция катнашучыларына ярдәм күрсәтергә чакыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз