news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугадан килүче дүрт кешелек гаилә авариягә очрап, 9 яшьлек бала үлгән

«Жигули» шоферын һәм аның пассажирларын — хатын-кызны һәм 3 яшьлек баланы Алабуга Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Алабугадан  килә торган дүрт кешелек гаилә утырган машина М7 трассасында  Татарстанның Мамадыш районында авариягә юлыккан, 9 яшьлек бала һәлак булган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә 15.30 сәгатьтә Мәскәү – Уфа трассасының 949нчы километрында 7нче модельле «Жигули» йөк машиналары колоннасын узганда куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм «Ауди Q3» автомобиле белән бәрелешкән. Шуннан соң «Жигули», каршы як полосага чыгып, «Мерседес»ка килеп бәрелгән.

Нәтиҗәдә, алгы утыргычта махсус креслода барган 9 яшьлек бала алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган.

«Жигули» шоферын һәм аның пассажирларын — хатын-кызны һәм 3 яшьлек баланы Алабуга Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100