news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугадан 50 кешелек төркем гомрә хаҗы кыла

Алабуга шәһәре һәм районында яшәүче мөселманнарның 50 кешелек төркеме хәзерге вакытта Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов җитәкчелегендә гомрә хаҗы кыла. Бу хакта мөхтәсибәтнең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза «Алабуга нуры».

Тәҗрибәле гидлар хаҗ кылучыларны Согуд Гарәбстаны территориясендә булган вакытта озатып йөриячәк. Алар барлык кирәкле документларны булдырып, медицина хезмәте күрсәтүгә бәйле мәсьәләләрне хәл итәчәк, изге Мәккә һәм Мәдинә җирендә хаҗ кылу кагыйдәләрен һәм таләпләрен үтәгәндә үзләренең киңәшләре белән ярдәм итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot