Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабугадагы яңа урамнарга татар исемнәрен бирүгә каршы чыкканнар
Алабугада яңа урамнарның яртысына рус, ә яртысына татар телендәге исемнәрне бирү тәртибе бар.
(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Мәскәүдәге федераль салым хезмәте учреждениесе Алабугада яңа урамнарга татар исемнәрен бирүгә каршы чыккан. Бу хакта блогер, туган якны өйрәнүче Ленар Мифтахов «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.
«Алабугада яңа урамнарның яртысына рус, ә яртысына татар исемнәрен бирү тәртибе бар. Топонимик комиссия урам исемнәрен тәкъдим итте. Федераль салым хезмәтенең „Налог-Сервис“ федераль казна учреждениесе топонимик комиссия тәкъдим иткән рус исемнәрен кабул итте, ә татарча исемнәрне үзгәртүне таләп итте. Алар адресларны бирү, үзгәртү һәм юкка чыгару турындагы хөкүмәт карарының 55 маддәсенә нигезләнә», — ди ул.
Россия хөкүмәтенең 2014 елның 29 ноябрендә кабул ителгән 1221нче карарының 55нче маддәсендә урам-юл челтәре исемнәренең рус әдәби теленең сүз ясалышы, сөйләм һәм стилистик нормаларына туры килергә тиешлеге турында язылган.
Мифтахов сүзләренчә, Алабуга башкарма комитете урам исемнәрен рус теленә тәрҗемә итүне хуплаган. Топонимик комиссиянең тагын бер утырышы булган, анда атамаларны рус теленә үзгәртүгә каршы чыкканнар.
«Урам исемен үзгәртүне депутатлар гына хәл итә ала, шуның өчен депутатлар җыелып тавыш бирергә тиеш булачак», — ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз