news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугадагы картлар йортында намаз уку бүлмәсе ачылды

Биредә яшәүчеләр көндәлек намазны мөстәкыйль рәвештә укыячак

(Алабуга, 4 февраль, “Татар–информ”, Гөлшат Солтанова). Алабугадагы картлар һәм инвалидлар интернат–йортында көтеп алынган вакыйга булды – биредә намаз уку бүлмәсе ачылды.
Бүлмәдә мәчет атмосферасы тудыру өчен, Алабуга мөселманнары бирегә иң кирәкле әйберләрне: намазлыклар, түбәтәйләр, дини атрибутика һәм китаплар алып килде. Дин әһелләре биредә яшәүчеләр белән аралашты, Коръән укыды һәм бергәләп гыйбадәт кылды.
Искәртеп узабыз, интернат–йортта яшәүче мөселманнар һәм мәчет вәкилләренең очрашулары хәзер даими рәвештә үткәреләчәк. Айга ике тапкыр бирегә имам–хатыйп Тәлгат Каюмов киләчәк. Интернатта яшәүчеләр көндәлек намазны мөстәкыйль рәвештә укыячак.
Бүгенге көндә картлар һәм инвалидлар интернат–йортында 82 пациент яши.



news_right_1
news_right_2
news_bot