news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугадагы күргәзмәдә Идел буе Болгарында ислам кабул иткән чор истәлекләре бар

Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында «Ислам каллиграфиясе дөньясы» яңартылган күргәзмәсе ачылды.

Алабугадагы күргәзмәдә Идел буе Болгарында ислам кабул иткән чор истәлекләре бар
Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы фотосы

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Сирәк коллекцияләр галереясында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган «Ислам каллиграфиясе дөньясы» яңартылган күргәзмәсе ачылды. 

«Күргәзмә узган атнада ачылды һәм якынча агымдагы елның июненә кадәр эшләячәк. Экспозицияне карарга „Пушкин картасы“ белән килергә мөмкин», — дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының мәгълүмат-нәшрият бүлеге матбугат сәркатибе Евгения Поликарпова. 

Экспозициядә төрле гасырларда яшәгән атаклы каллиграфлары белән танылган мөселман илләренең «матур язу сәнгате» тарихы, традицияләре һәм техникасы тәкъдим ителгән.

Экспозиция нигезен музей-тыюлык реставраторы Дамир Әхмәтгалиев коллекциясе тәшкил итә.

Күргәзмәгә килүчеләр кулдан эшләнгән XVIII гасыр кулъязма тавсирлары һәм IX гасыр ахыры — XX гасыр башында кулдан эшләнгән гарәп телендәге дәреслек белән таныша ала. Ә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул иткән чорга карган артефактлар Идел буенда язу өчен буяу, кара һәм инструментлар ясау тарихы турында сөйли, дип аңлатты музей вәкиле.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100