news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугадагы "Ford Sollers" заводында 75 меңенче "Ford" автомобиле чыгарылды

Якын арада "Ford" линейкасы "Ford EcoSport" субкомпактлы кроссовер белән тулыланачак

(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”). 2014 елның октябрь башында "Ford Sollers" заводы конвейерыннан 75 меңенче "Ford" автомобиле төшкән. Алабугадагы "Ford Sollers" заводында "Ford" автомобильләрен җыю 2012 елның гыйнварында башланган. Хәзерге вакытта предприятие "Ford Transit", "Ford Transit Custom" һәм "Ford Tourneo Custom", "Ford Explorer", "Ford Edge", "Ford Kuga", "Ford S-MAX", "Ford Galaxy" машиналарын җитештерә.

Якын арада "Ford" линейкасы "Ford EcoSport" субкомпактлы кроссовер белән тулыланачак. Әлеге модель Яр Чаллыда яңартылган "Ford Sollers"  заводы конвейерыннан чыгачак беренче автомобиль булачак.

2015 елда Чаллыда "Ford Sollers" заводында "Ford Fiesta" эшләп чыгару эшчәнлеге җайга салыначак.

Бу хакта ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сайты хәбәр итә.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot