news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугадагы балалар мәйданчыкларының куркынычсызлыгын тикшерәчәкләр

Быел шулай ук балалар өчен яңа мәйданчыклар урнаштырылачак.

(Казан, 23 июль, "Татар-информ", "Алабуга нуры"). Алабугадагы балалар мәйданчыкларының куркынычсызлыгын тикшерәчәкләр, дип яза район басмасы.
 
Алабуга район башлыгы Геннадий Емельянов шәһәр башкарма комитетына шундый йөкләмә бирде. Быел шулай ук балалар өчен яңа мәйданчыклар урнаштырылачак. Бу чаралар муниципаль программа кысаларында үтә, республикада андыйлар юк.
 

Моннан тыш, махсус комиссия Мәскәү урамында салынган тротуарлар сыйфатын тикшерәчәк, чөнки дөрес проектламау аркасында, көчле яңгырлардан соң торак йортларның идән астына су үтүе бар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot