news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Алабугадагы авыл уеннарында “Олимпия утын” Татарстанның данлыклы спортчылары кабызачак
Алабугада алда торган Бөтенроссия авыл уеннарына багышланган чираттагы киңәшмә узды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Алабугада авыл хуҗалыгы, спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте федераль министрлыклары вәкилләре, шулай ук механизаторлар ярышлары һәм полиатлон турнирының баш судьялары катнашында алда торган Бөтенроссия авыл уеннарына багышланган чираттагы киңәшмә узды. Киңәшмәдә катнашучылар Алабугадагы спорт комплексларының ярышларны үткәрү, турнирны ачу һәм ябу тантаналарына әзерлеге хакында фикер алышты.
Ярышларны ачу тантанасы кысаларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгына багышланган авыл спорт уеннарының “Олимпия утын” кабызу күздә тотыла. Мәскәүдәге билгесез солдат кабере янында кабызылган “Олимпия уты” факелын Алабугага бронетранспортерда алып киләчәкләр. Алда торган уеннарның утын кабызу хокукы стендка ату буенча Олимпия көмеш призеры Светлана Деминага, гер спорты буенча дөнья чемпионы Фаил Һадиевка, грек-рим көрәше буенча Ауропа чемпионаты призеры Анатолий Бозинга ышанып тапшырылыр дип көтелә.
Бүгенге көндә уеннар узачак 17 спорт төре буенча барлык баш судьялар да диярлек спорт мәйданчыкларында булды һәм башкарылган эштән канәгать калды. Искәртеп узабыз, ярышларда илнең барлык төбәкләреннән 60 команда, барлыгы 2300 дән артык спортчы катнашачак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot