Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабугадагы авариядә машина йөртү хокукы булмаган хатын-кыз шофер үлгән
Поспелово авылы янында «Лада» автомобиле, каршы як полосага чыгып, «Форд Фокус» белән бәрелешкән.
(Алабуга, 19 октябрь, «Татар-информ», Гөлнара Салихова). 18 октябрьдә кичке сәгать тугызда М7 трассасында Алабуга районының Поспелово авылы янында килеп чыккан авариядә 31 яшьлек хатын-кызның гомере өзелгән. Мәрхүмә хатын машина йөртү таныклыгы булмаган килеш руль артына утырган. Бу хакта бүген Алабуга районы ЮХИДИ идарәсеннән хәбәр иттеләр.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, 11нче модельле «Лада» автомобилен идарә итүче хатын-кыз, ярдәмче юлдан чыгып барганда, чатны үтеп киткән һәм каршы як полосадан барган «Форд Фокус» белән бәрелешкән. Бу машина белән Чаллыда яшәүче 30 яшьлек ир-ат идарә иткән. Чит ил автомобиле Казанда яшәүче 62 яшьлек ир-ат идарә иткән «Лада Приора»га килеп кергән.
Юл һәлакәтендә зыян күргән чит ил автомобиле пассажирын Үзәк район хастаханәсенә озатканнар. 11нче модель «Лада» автомобилен идарә иткән хатын-кыз ашыгыч ярдәм каретасында үлгән. Авариядә гаепле хатын-кызның машина йөртү таныклыгы булмаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз