Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабугадагы «Җәмигъ» мәчете мәхәлләсе гаеттә 30 килограммнан артык пылау тараткан
Алабугадагы «Җәмигъ» мәчетендә бәйрәм вәгазендә һәм намазда катнашучыларны пылау белән сыйладылар. Кунакларга тарату өчен 30 килограммнан артык әлеге ризык әзерләнгән.
Корбан бәйрәме гаетенә багышланган вәгазьне Ранис хәзрәт Сөнгатуллин укыды. Ул бу көнне миллионлаган мөселманнар корбанга сарык, дөя, сыер чала, диде. Әмма шуны аңларга кирәк: Аллаһы Тәгалә өчен ит түгел, ә иман тарафдарының ихласлыгы кыйммәтле.
«Корбан чалу - ул безгә биргән нигъмәтләре өчен Аллаһка шөкер итү билгесе. Без һәр эшне рәхмәттән башларга тиеш, чөнки безнең бар булган нәрсәбез - Аллаһ ихтыяры», - дип искәртте Ранис хәзрәт.
Ул намазга килүчеләрне җиребезнең тынычлыгы һәм иминлеге өчен дога кылырга, шулай ук бер-береңә игелекле һәм ярдәмчел булырга чакырды.
Намаздан соң ук корбан чалу башланды. Җәмигъ мәчете территориясендә мәйданчык җиһазландырылган, йоланы махсус өйрәтелгән кешеләр башкара. Хайваннарны Чирмешән районыннан алып килгәннәр.
Пылау белән сыйлау ишек алдында оештырылган. «Бәйрәмнәрдә пылау тарату инде традициягә әйләнде. Быел Алабугада да барысын да сыйларга булдык», - диде Абдуҗәлил Хамраджонов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз