news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада заманча сәнгать буенча Халыкара арт-симпозиум эшен башлады

Быел ул йола һәм гореф-гадәтләргә багышлана. Чара барышында һәр рәссам шушы тема буенча берничә картина өстендә эшли.

(Алабуга, 15 июль, "Татар-информ", "Алабуга нуры"). Алабугада заманча сәнгать буенча Халыкара арт-симпозиум эшен башлады, дип яза җирле басма.

Казахстан рәссамы Радина Батпенованың шәһәребезгә өченче тапкыр килүе.

− Бу чара турында очраклы гына белдем. Университетта эштә чагында миңа Рәссамнар берлеге бинасында узган бер күргәзмәнең көнен хисапта күрсәтергә кирәк иде. Шул сайтны өйрәнгәндә, конкурс һәм проектларны күреп алдым – Алабугадагы чара турында шулай белдем. Тәвәккәлләп, катнашыргна булдым. Беренче тапкыр килгәндә, йокламадым диярлек, картиналар яздым. Биредәге ландшафт мин ияләшкәннән аерыла, һәм ул искиткеч! – ди ул.

Симпозиум 12нче тапкыр үткәрелә, ел саен үз тематикасы. Быел ул йола һәм гореф-гадәтләргә багышлана. Чара барышында һәр рәссам шушы тема буенча берничә картина өстендә эшли.

− Мин өч картина язарга ниятлим. Эскизларын ясап куйдым инде. Эшне дүшәмбедән башладык, һәм аны башкарып чыгу өчен, дөнья кешесе булырга кирәклеген аңладык, һәр халыкның үз йолалары, һәм аларның охшашлыгы сирәк күренеш түгел. Мин үзебезнең, казахлар традицияләрен чагылдырырга телим, − ди Радина Батпенова.

Аның беренче эше җыен йоласына багышланачак – гаилә кешеләре табын артында әһәмиятле сорауларны хәл итә. Аларның гаиләсендә ул бүгенгә кадәр сакланган. Икенче картинада туй йоласы күрсәтеләчәк. Кияү йортына килеп кергәч, кәләш аяк һәм өс киемнәрен салып, келәмгә баса. Башка киленнәр кечкенә учак яга, аңа сарык мае ыргыталар һәм, кыз нәселне дәвам итсенгә, хасил булган төтен белән аның эчен сыйпый башлыйлар. Өченче эшен Радина әбисенә багышлаячак, йолаларны саклау хатын-кыздан килә бит.

Симпозиумга Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Төркмәнстаннан, Төркиядән, Венгриядән килгәннәр. Аларны экскурсияләр, мастер-класслар да көтә, диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100