news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада юл һәлакәтендә зыян күргән 16 кеше амбулатор дәвалануга җибәрелгән

Бер кеше авыр хәлдә, ике кешенең хәле уртача авырлыкта, алар Чаллының ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә яткырылган.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ, Гөлнар Гарифуллина). Алабугада йөк автомобиле һәм микроавтобус бәрелешкән һәлакәттә зыян күргән 16 кеше амбулатор дәвалануга җибәрелгән, алар табиблар күзәтүендә. Алар уртача авырлык хәлендә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Авария нәтиҗәсендә 21 кеше зыян күргән. 

Шул исәптән, бер кеше (микроавтобус пассажиры) юл һәлакәте урынында вафат булды. Бер кеше авыр хәлдә, ике кешенең хәле уртача авырлыкта, алар Чаллының ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә яткырылган.

Бер кешене уртача дәрәҗәдәге авырлык хәлендә Алабуга үзәк район хастаханәсенә салганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot