news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада җылылык бирә башлау көне игълан ителде

Алабугада җылылык бирә башлау көне игълан ителде
Фото: "Татар-информ" архивы

Алабугада җылыту сезоны башлану көне — 23 сентябрь. Әмма барысы да һава шартларына бәйле булачак, дип сөйләде Алабуга башкарма комитеты җитәкчесенең шәһәрнең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Беренче чиратта мәктәпләр һәм балалар бакчалары, социаль әһәмияткә ия объектлар, ә соңыннан күпфатирлы йортлар җылылык белән тәэмин ителәчәк.

Искәртик, ягып җылыту сезонының башы һәм ахыры урамда уртача тәүлеклек температура белән билгеләнә. Аның күрсәткече 5 тәүлек дәвамында 8°С тан түбән төшсә, үзәктән җылытуны кабызырга тиешләр. Уртача тәүлеклек температура 5 тәүлек дәвамында 8°С тан югары күтәрелү белән җылытуны сүндерәләр. Әлеге нормалар РФ Хөкүмәтенең «Күпфатирлы йортлардагы урыннар һәм торак йортлар милекчеләренә һәм алардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү» 2011 елның 6 маендагы 354нче карары белән регламентлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100