news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Алабугада җәйге кичләр” тантанасы ачылды

Бу көннәрдә Алабугада төрле жанрдагы музыкаль әсәрләр яңгыраячак.

“Алабугада җәйге кичләр” тантанасы ачылды
alabuganury.ru/

(Алабуга, 14 июль, "Татар-информ", "Алабуга нуры", Гульнур Якупова).  10 июльдә Борис Березовскийның “Алабугада җәйге кичләр” II Халыкара фестивале ачылды. Бу көннәрдә Алабугада төрле жанрдагы музыкаль әсәрләр яңгыраячак. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әлеге фестиваль Россиянең атказанган артисты һәм дөньякүләм танылган пианист Борис Березовский башлангычы һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә. Чараны оештыручылар – ТР Мәдәният министрлыгы, Алабуга муниципаль районы администрациясе һәм Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге.

Фестивальнең рәсми өлешен ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов, бөтен дөньяга танылган пианист Борис Березовский ачып җибәрде. Фестивальдә катнашучылар һәм кунаклар адресына РФ мәдәният министры Владимир Мединский исеменнән котлау телеграммасы укылды.

Бу көннәрдә Алабугада төрле жанрдагы музыкаль әсәрләр яңгыраячак, үткән елны фестиваль дүрт көн булса, быел ул биш көн дәвам итәчәк. Шул ук вакытта кичәләрнең һәркайсы аерым темага багышланган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100